Чирмешән районында җиде айда исерек килеш руль артына утырган 22 шофер тоткарланган
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында җиде айда исерек килеш руль артына утырган 22 шофер тоткарланган

2024 нче елның узган җиде аенда район территориясендәге өч юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, ике кеше яраланган (2023 елның җиде аенда дүрт авариядә дүрт кеше җәрәхәтләнгән, үлүчеләр булмаган).

ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлардан шул күренә: күп очракта аварияләр килеп чыгуга тизлек режимын бозу сәбәп.

Матди зыян белән бәйле 73 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән (2023 елның җиде аенда - 63).

Узган чорда автоинспекторлар юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 925 очрагын теркәгәннәр (2023тә -1585), шул исәптән 22 кеше машина белән алкоголь эчемлек кулланып идарә итүчеләр, юлның каршы як полосасына чыгу – 27 факт, йөртү таныклыклыклары булмыйча, автомобиль белән идарә итүчеләр - 14, 526сы - куркынычсызлык каешын такмаучылар. Юлда йөрү кагыйдәләрен җәяүлеләр дә, пассажирлар да боза, андыйларга карата 27 беркетмә төзелгән.

Вакытында штраф түләмәгәннәре өчен, 32 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

 


Нет комментариев