Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән мәктәпләрендә укучылар юлларда йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерделәр

Ноябрь уртасында Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алалар. Әлеге уңайдан район мәктәпләрендә быел да күпсанлы чаралар, акцияләр оештырылды.

-Чаралар автомобиль һәлакәтләре нәтиҗәсендә фаҗигале рәвештә һәлак булучыларны искә алу, шулай ук укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан үткәрелде, - ди “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең райондагы профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова.

Акция кысаларында мәктәп укучылары өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча тематик лекцияләр һәм “куркынычсызлык дәресләре” оештырылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтелгән профилактик чаралар районның барлык мәктәпләрендә дә үткәрелде.

Район мәдәният йортында Яр Чаллы шәһәренең “Калейдоскоп” театры 7-12 яшьлек балалар өчен кагыйдәләр хакында спектакль күрсәтте. Бәркәтә мәктәбендә исә, укучылар үзләре үк театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр.

“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең райондагы профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова, “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары белән берлектә, кагыйдәләрне үтәү буенча мәктәпләрдә профилактик әңгәмәләр, флешмоблар һәм интеллектуаль уеннар оештырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев