Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районы юлында биш автомашина бәрелешкән: имгәнүче бар

Бүген районыбызның Кызыл Яр һәм Югары Кәминкә авыллары арасындагы олы юлда биш автомашина бәрелешкән. Бер машина пассажиры тән җәрәхәтләре дә алган.

Районның дәүләт автоинспекциясе бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Кузай-Нурлат юлының 36 нчы километрында, беренчел фаразлар буенча, ”Лада-Гранта” автомашинасын йөртүче, буран вакытында, алдан кар чистартып баручы  тракторга бәрелмәс өчен, тизлеген киметә - шул вакытта аның машинасына арттан УАЗ - “буханка” килеп керә.  Аның артыннан баручы икенче “буханка” йөртүчесе, алдагы УАЗга бәрелмим дип, бераз каршы юлга чыга, тик ул да каршыга килүче Lada XRAY автомашинасы белән бәрелешә. Әле моның белән генә бетми: “Лада-Гранта” артындагы  УАЗга тагын бер автомашина - Аксубай районы кешесе идарә иткән Kia Rio   килеп керә.

- Lada XRAY  белән каршы бәрелешкән УАЗ - “буханка” автомашинасының пассажиры тән җәрәхәтләре алган, аңа район үзәк больницасында медицина ярдәме күрсәтелә. Автомашиналар да нык җимерелгән, - диде район автоинспекциясе бүлеге инспекторы Аяз Гатиятов. –Һава торышы белән бәйле, юлларда зинһар сак булыйк.

 Аяз Гатиятов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев