Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәнгә кунакка килгән Алексеевск кешесе таныклыксыз калган

Шушы көннәрдә ЮХИДИ инспекторлары район үзәгендә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән тагын ике машина йөртүчегә карата беркетмә төзегәннәр.

Аларның берсен Дзержинский урамында көндезге сәгать 3тә туктатканнар. “Унлы” машинасын йөртүчене больницага медицина тикшеренүе узарга юнәлдерәләр.

-Аның нәтиҗәләре буенча әлеге кешегә карата чаралар күреләчәк,- ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников.

Мартның беренче көннәрендә Шешминская урамында урамында кичке 10 нар тирәсендә туктатылган “ундүртле” машина йөртүчесе дә руль артына салган килеш утырып чыккан. Алексеевск кешесе Чирмешәнгә кунакка килгән икән. Ул үз гаебен таный.

Исерек хәлдә руль артына утыручыларга 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Бу вакыт узгач, таныклыкны да имтихан тапшырып кына алырга мөмкин.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев