Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә яшәүче “Автобабай” полициядә эшли

Район үзәгендә узган “Автобабай- 2018” бәйгесендә Чирмешәндә яшәүче, 40 елдан артык машина йөртүче стажы булган Ильяс Хәйруллин - җиңүче.

- Беренче тапкыр машина руле артына 1973 нче елның 10 сентябрендә утырып чыктым, - ди Ильяс Хәйруллин. - Көне дә истә, димәк онытылмаслык вагыйга булган. ПМК- 17 оешмасына эшкә урнаштым, “ГАЗ- 61” машинасын ышандырдылар. Армиядә хезмәт итеп кайткач янә машинага утырдым. Колхозда, юл идарәсендә, ПМКда эшләдем, соңгы елларны полиция бүлекчәсендә машина йөртәм. Еш кына ерак юлга да чыгып китәргә туры килде. Аллага шөкер, шул гомер бер тапкыр да авариягә юлыкмадым.

Бәйгедә 60 яшьтән өлкәнрәк биш райондашыбыз көч сынашкан. Сүз уңаеннан, иң олысына - Евгений Яковлевка 71 яшь. Конкурсантлар әүвәл юлда йөрү кагыйдәләре буенча сынау тотканнар, аннан соң автодромда машина йөртү осталыгын күрсәткәннәр.

-Конкурста инде дүртенче ел рәттән катнашам, - ди Ильяс абый. Соңгы эш урынында, полициядә аңа, ихтирам йөзеннән “бабай”, дип кенә эндәшәләр. – Аның практик өлеше бернәрсә түгел, теориясе авыр. Кагыйдәләр үзгәреп тора, яңалыклары күп. Мин инде, әле эшләп йөргәч, алар белән танышып барам. Ә иң мөһиме, яшьләргә дә шуны киңәш итәр идем, юлга чыкканда тыныч булырга, проблемалар турында уйламаска, бөтен игътибарны юлга юнәлтергә кирәк.

Бәйгедә катнашучыларың барысына да истәлек бүләкләре тапшырдылар, ә җиңүче - Ильяс Хәйруллин Өлкәннәр көне алдыннан Казанда узачак республика бәйгесендә район данын яклаячак.

cheremshan.tatarstan.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев