Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә тракторларны тикшерәчәкләр

Районда тракторларның, аларның арбаларының, гомумән, үзйөрешле шундый техникаларның төзеклеген тикшерү буенча рейдлар оештырылачак. 

7нән 26 июньгә чаклы дәвам итәчәк әлеге «Трактор-Прицеп» операциясенең максаты - тракторларны hәм аларның арбаларын, башка үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләүне тәэмин итү һәм әлеге техникаларны кулланганда кагыйдә бозуларны ачыклау.

-Гостехнадзор белгечләре рейдларны ЮХИДИ  хезмәткәрләре белән берлектә үткәрергә җыена. Аның  барышында техникаларның хәле, язулары, алар белән идарә итүченең документлары тикшереләчәк. Моннан тыш, янгын сүндерү һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән тәэмин ителешка игътибар юнәлтәчәкбез, - ди Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең райондагы бүлеге инженеры Илнур Сәлахов.

Яңа кагыйдәләр буенча, тракторларны, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны, жайланмаларны эксплуатациялаү кагыйдәләрен яисә нормаларын бозган өчен административ жаваплылык катгыйланган.

-Гражданнарга биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр күләмдә административ штраф яисә транспорт чараларын йөртү хокукыннан өч айдан алты алты айга кадәр мәхрүм ителү; вазифаи затларга - өч меңнән биш мең сумга кадәр күләмдә административ штраф каралган, - дип аңлатты Илнур Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X