Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә Сабантуйлар тыныч үткән

ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары әйтүенчә, Сабантуй көннәрендә юлларда гомумән алганда җитди кагыйдә бозулар күзәтелмәгән.

Дөрес, бу көннәрдә автоинспекторлар берничә беркетмә тутырганнар. Әйтик, 15 июньдә кичке сәгать алтылар тирәсендә Иске Үтәмеш янындарак юлда “тугызлы” машинасы юл кырыена төшеп әйләнеп каплана. Машина йөртүчесе больницага озатылган. Әлеге юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү бара.

16 июнь көнне кич белән район үзәгендә, Октябрьская урамында автоинспекторлар туктаткан “унлы” машинасының йөртүчесе исерек булган. Аңа карата беркетмә төзегәннәр. Хәзер инде ул 30 мең сум штраф түләячәк һәм ике елга якын йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X