Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә машина йөртүче авария урыныннан качкан

    Узган атнада көндез район үзәгендә, Техническая урамында юл-транспорт һәлакәте була, “Шевроле” машинасын йөртүчесе тизлекне дөрес сайламый һәм “Лада” автомобилена килеп бәрелә.

    Әмма Чирмешән кешесе үз гаебен танырга ашыкмый һәм авария урыныннан кача. Зыян күрүче бу хакта шунда ук полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткән. ЮХИДИ инспекторлары тиз арада авария сәбәпчесенең өенә барып, автоинспекциягә алып киләләр. Сүз уңаеннан, ул салмыш хәлдә була.

    Хәзер инде гаеплегә авария урынын калдырып киткән өчен дә җавап бирергә туры киләчәк.

    Автор фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: