Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә бер ир-атка 200 мең сум штраф яный

Автоинспекторлар транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән урта яшьләрдәге чирмешәнле бер ир-атны быел гына да ике тапкыр “эләктергәннәр”.

Күптән түгел Иске Сережкино юлында туктатылган автоледи да руль артына алкоголь кулланып утырган.

Хәзер аларның икесенә дә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Ир-атка, мәсәлән, ЮХИДИ бүлекчәсеннән әйтүләренчә, закон буенча 200 сәгать дәүләт файдасына мәҗбүри эшләү, 2 елга машина йөртү хокукыннан колак кагу яисә 200 мең сум штраф – икесенең берсе яный, монысын суд хәл итә.

Ә беренче тапкыр тоткарланган хатын-кыздан исә 30 мең сум штраф түләттерәчәкләр һәм аңа ел ярым яки ике ел “правасыз”, җәяү йөрергә туры киләчәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев