Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында өч кеше һәлак булган

Үткән, 2015нче елда район территориясендә теркәлгән 13 юл - транспорт һәлакәтендә өч кеше һәлак булган, 18 кеше җәрәхәтләнгән. Ике авария исерек хәлдә машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. 2014нче ел белән чагыштырганда, аварияләр һәм аларда зыян күрүчеләр саны кимегән. Район полиция бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм участок инспекторлары унике айда...

Үткән, 2015нче елда район территориясендә теркәлгән 13 юл - транспорт һәлакәтендә өч кеше һәлак булган, 18 кеше җәрәхәтләнгән. Ике авария исерек хәлдә машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. 2014нче ел белән чагыштырганда, аварияләр һәм аларда зыян күрүчеләр саны кимегән.

Район полиция бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм участок инспекторлары унике айда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 4952 фактын ачыклаганнар ( 2014нче елда - 5358). Шул исәптән, тизлек режимын бозучылар - 1975, исерек килеш руль артына утыручылар - 59 (2014тә -110), каршы юлга чыгучылар - 74 (82). Фото - видео фиксацияләү җайланмасы ярдәме белән тизлекне арттыруның 20 мең очрагы теркәлгән.
Беренче суд участогына 120 административ материал җибәрелгән, 62 машина йөртүче 2 айдан 2 елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрум ителгән. Тиешле вакытта штраф түләмәгән өчен 72 кеше (2014нче елда - 24) административ җаваплылыкка тартылган, 68сенә штраф бирелгән, ике кеше кулга алынган.
Безнең районда 5570 (2015нче елның 1 январена) транспорт чарасы исәптә тора. Үткән ел ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү хезмәтендә 328 транспорт чарасы исәпкә куелган, 186сы исәптән тешерелгән, 137се яңадан теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария ЮХИДИ

2
X