Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә “Лада” машинасы “буханканы” бәрдереп аударган

Кызыл Яр авылы белән Күтәмә юл чаты арасында 12 нче модель “Лада” автомашинасы УАЗ - “буханка” автобусын бәрдереп аудара. Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән әйтүләренчә, “Лада”ның йөртүчесе исерек булган.

Күтәмә борылышы уңаена хәрәкәт итеп, безнең районнан урта яшьләрдәге ир-ат идарә иткән “Лада” каршы хәрәкәт юлына чыга һәм УАЗ автомашинасына бәрелә. Бәхеткә, бәрелүдән ауган “буханка”ның  пассажирлары булмый: вахта шоферының эшчеләрне Нурлатта калдырып, Әлмәткә кайтуы икән. Тән җәрәхәтләре алган әлеге йөртүче икенче көнне, медицина ярдәме сорап, табибларга мөрәҗәгать иткән.

-“Лада” йөртүчесен  әле гыйнвар аенда гына машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Шуңа да карамастан, ул руль артына утырып юлга чыккан. Аңа моның өчен 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну яки 30 мең сум штраф яный. Исерек хәлдә транспорт белән икенче тапкыр идарә иткән өчен дә җавап бирәсе: җәза мәҗбүри эшләр яки штраф рәвешендә бирелә. Шуның өстенә суд-медицина экспертизасы УАЗ йөртүчесенең сәламәтлегенә авыр зыян килгән дип тапса, җәза таган да кырыс, җинаять җавалылыгына кадәр булырга мөмкин, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров.   

 

фото: Рәмис Шәкүров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев