Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә имгәнгән ике хатын-кызны больницага озатканнар

Узган шимбә көнне Иске Котыш авылы янындагы юлда бәрелешкән машиналарның йөртүчеләре исән-сау, ә менә ике хатын-кыз пассажирны больницага, Әлмәткә үк озатырга туры килгән.

Районның ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, әлеге юл һәлакәтендә Лада-211340 машинасы белән идарә иткән Аксубай районы кешесе гаепле. Ул алдагы  автомашинаны узып китәргә теләп, каршы полосага чыга, тик аннан каршыга икенче машина килгәнлектән, “обгон”ны төгәлли алмыйча кире урынына басмакчы була. Әмма машинаны бутап җибәрә һәм ул каршыга килгән  “Гранта”га  яны белән килеп бәрелә.

-Соңгысының йөртүчесе мөмкин кадәр уңга алса да, бәрелүдән котыла алмый. Аның җәрәхәтләр алган пассажирлары Әлмәткә, больницага озатылды. Әлеге ике хатын-кызга анда медицина ярдәме күрсәтелә, ә йөртүчеләр исән-сау, - ди районның ЮХИДИ  бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

Рәмис Шәкүров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев