Шушы көннәрдә районда булган юл һәлакәтендә ике машина бәрелешкән. Анда зыян күргән бер машина йөртүчене һәм ике пассажирны Әлмәт больницасына озатканнар.
Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән белешүебезчә, авария Кузай-Нурлат юлында, Бәркәтә борылышыннан Кузай авылы уңаенарак юл участогында килеп чыга. Кузай ягына баручы, ВАЗ -219110 машинасын йөртүче Самара кешесе юл торышын, һава шартларын исәпкә алмыйча, кызу тизлек белән бара һәм каршы юлга чыгып, каршысына килүче Яр Чаллы кешесе идарә иткән фургонлы ВИС-234700-30 җиңел машинасына бәрелә.
.jpg)
-Нәтиҗәдә, ВИС йөртүчесе аягын сындырган. "Лада"ның да ике пассажиры – Самара кешеләре имгәнә: берсе кабыргаларын авырттырган, икенчесенең баш сөягенә зыян килгән. Җәрәхәт алучылар барысы да Әлмәткә, больницага озатылды, - диде әлеге уңайдан районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

фото: Рәмис Шәкүров
Нет комментариев