Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында җәяүлене машина бәрдергән

Шушы көннәрдә район больницасына авыр хәлдәге бер ир-атны китерәләр. Аны Кузай – Нурлат юлында, Күтәмә юл чаты белән Яңа Элмәле арасында, табып алганнар. Янында документлары да булмый.

ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, соңыннан билгеле булганча, әлеге 1969нчы елгы Түбән Кәминкә кешесен төнлә юл кырыеннан барганда машина бәрдереп китә. Юл инспекторлары сүзе буенча, авария урынында яшел төстәге пластмасс кисәкләр табылган, чама белән алар йөк машинасыныкы булырга мөмкин. Хәзер бу эш буенча тикшерү бара.

- Беренче генә искә төшерүебез түгел, караңгы вакытта торак пункт читендәге юлга чыгучы җәяүле киеменә ут кайтаргычлар (браслетлар, наклейкалар, значоклар) тагарга, ут кайтаргычлы элементлары булган кием кияргә кирәк. Тыңламаучыларга 500 сум штраф каралган, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. – Соңгы берничә елда мондый, җәяүлене бәрдерү очраклары район территориясендә тагын булды. Истә тотыйк, киеме фара утларыннан чагылган җәяүлене машина йөртүчеләр караңгыда тизрәк күреп ала.

Хәзер соң яктыра, иртә караңгылата торган чор. Балалар, мәктәп укучылары эңгер-меңгер вакытта китә, кайта. Шунлыктан ата-аналар ул-кызлары өчен ут кайтаргычлар кайгыртсын иде.

Хәзер генә билгеле булганча, авариядә зыян күргән кеше вафат булган.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев