Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында яктылык кайтаргыч жилетларга сорау зур

Соңгы вакытта автомобиль товарлары сата торган кибетләрдә яктылык кайтаргыч тасмалы жилетларга сорау арткан. Аларның бәяләре 170 сумнан 1200 сумга.

Район үзәгендәге бер кибеттән белешүебезчә, бу көннәрдә алар көн саен 9-10 шундый кием саталар икән. Моны юлда йөрү кагыйдәләренә 18 марттан кертелгән кайбер үзгәрешләр белән аңлатып була. Шуларның берсе- тәүлекнең караңгы вакытында яки юлда күз күреме начар булганда транспорт чарасын юлда яки юл кырыенда мәҗбүри туктатканда машина йөртүчеләргә яктылык кайтаргыч тасмалы жилет кияргә киңәш ителә.

-Юл кагыйдәләренең моңа кагылышлы яңа пунктын үтәмәгән өчен әлегә административ җаваплылык каралмаган, -ди районныж ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин.- Автотранспортны туктатып, жилетны да тикшерә алмыйбыз, әмма бу кагыйдәне үтәү машина йөртүченең гомерен саклап калырга ярдәм итә ала. Республика юлларында быел гына да караңгыда машинасыннан чыгып баскан машина йөртүчене бәрдереп китү белән бәйле өч юл-транспорт һәлакәте булды.

Ә якташларыбыз юлда йөрү кагыйдәләренә кертелгән бу яңа пункт турында нәрсә уйлыйлар икән?

-Мин аны -жилетны кирәк дип саныйм. Юлда күп йөрергә туры килде, төрле очраклар килеп чыгарга мөмкин, -ди кулланучылар җәмгыятендә 36 ел машина йөртүче булып эшләүче Фәрит Галимов. – Үземнең дә ватылып калган чаклар , ватылып калган машиналарга да юлыккан көннәр булды. Караңгыда югары тизлек белән килгәндә, юл читендә торган машинаны күрми дә каласың, ә инде машина йөртүчене бигрәк тә.

-Жилетны сатып алдым, - ди машина йөртүче Рамил Хщмидуллин.- ЮХИДИ инспекторларына күрсәтер өчен түгел, үземә кирәк дип саныйм. Яктыда гына түгел, караңгыда да юлда йөрергә туры килә бит. Дөнья хәлен белеп булмый, караңгырак урында ватылып калсаң, аның кирәге чыгуы бар. Аеруча һава шартлары начар булганда, яңгыр, кар яуганда юл кырые бөтенләй күренми.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән яктылык кайтаргыч жилетлар