Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында узган сигез айда 39 исерек йөртүче ачыкланган

ЮХИДИ инспекторлары Иске Элмәле урамында транспорт белән көпә-көндез исерек хәлдә идарә иткән ике йөртүчегә бер-бер артлы тап булалар. Икенчесен “понятой”га гына дип туктатканнар да бит югыйсә.

-Әүвәл тикшерелгән “Беларус - 1221” тракторчысының кичен яхшы гына бәйрәм иткәннән соң, махмырдан руль артына утырганлыгы мәгълүм булды. Аны көндезге 11 нче яртыларда туктаткан идек. Трактор – райондагы бер оешманыкы, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.

 

Трактор йөртүчесе хәзер 30 мең сум штраф түләячәк һәм аңа тагын бер җәза - бер елдан ике елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан колак кагу яный. Йөртүчене шушы хәлдә юлга чыгарган юридик затны да 100 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр.

Кагыйдә бозган тракторчыга карата беркетмә төзегәндә, автоинспекторлар кармагына шунда ук икенче йөртүче килеп “каба”.

-“Понятой”га дип “тугызлы” җиңел машина хуҗасын туктаттык. Ул  да исерек, баш төзәткән, сыра эчтем, диде. Инде хәзер аңа да теге тракторчыныкы сыман җәза каралган, - ди Рәмис Рәсыйх улы. – Гаҗәп хәл, нинди зур штрафлар, “лишениелар”, тик барыбер алкоголь эчкән килеш руль артына утыручылар һаман әлләни кимеми. 8 ай эчендә шундый 39 кешене ачыкладык (узган елда – 43 иде).

Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев