Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында “Куркынычсызлык каешы” операциясе башланды

Татарстанда, шул исәптән безнең район юлларында да 11еннән 30 июньгә кадәр “Куркынычсызлык каешы” дип аталган оператив-профилактик операция игълан ителде.

Транспорт куркынычсызлыгын тикшерү үзәкләре мәгълүматлары буенча,  тагылган куркынычсызлык каешлары юл-транспорт һәлакәтләренә тарыганда автомашинаның алгы утыргычында утырган йөртүченең  һәм пассажирның  һәлак булу яки имгәнү алу ихтималын  - 50,  ә арткы утыргычтагыларның мондый куркынычын 25 процентка киметә. Машина әйләнеп капланганда  куркынычсызлык каешы  исән калу шансын биш тапкыр  арттыра.

Шунлыктан районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары куркынычсызлык каешларын тагып йөрергә  өндиләр. Операция кысаларында, алар әлеге таләпнең, кагыйдәнең үтәлешенә игътибарны арттыра төшәчәкләр.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев