Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында исерек шоферларның өчесе дә кичен эләккән

Яңа елның беренче өч көнендә районның ЮХИДИ инспекторлары транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өч машина йөртүчене тоткарлаганнар. Алар өчесе дә кичке буйда тәртип бозган.

-1 гыйнварда, кичке алтылар тирәсендә район үзәгендә туктатылган ВАЗ-2107 йөртүчесенең  җиңел машина белән идарә итүгә бөтенләй хокукы – “правасы” юк икән. Тикшерә торгач, аның руль артына исерек хәлдә утыруы да ачыкланды, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

Шул ук көнне кичен Лашманда “Датсун”ның һәм 3 гыйнварда, шулай ук кичке буйда, Ивашкинода тикшерелгән ВАЗ-21099 йөртүчеләре дә алкоголь кулланганнар. Әлеге ир-атларга Яңа елның кичке сәяхәтләре кыйммәткә төшәчәк - аларга 1,5нан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30шар мең сум штраф яный.

Сүз уңаеннан, узган елгы Яңа ел каникулларында да районда транспорт белән аек булмаган хәлдә  идарә иткән өч машина йөртүче ачыкланган булган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X