Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында исерек балыкчы һәлакәткә юлыккан

Ульяновка авылы буасына балык тотарга килгән Лениногорск районы кешесе, кире кайтканда, “Mitsubishi Lanser” чит ил машинасы белән юл кырыена төшеп әйләнеп каплана. Балыкчы исерек булган.

-Соңыннан шунысы ачыкланды: ике көн балык тотканнан соң, балыкчы бераз үзе дә “чиртеп”  юлга чыккан һәм Нурлат- Чирмешән юлында, халык телендәге “туры юл”да, “Болгарнефть” базасы янындарак текә борылышта каршы якка чыгып, юл кырыена төшеп әйләнеп капланган. Тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчегә  медицина ярдәме күрсәтелде, ул больницага ятудан баш тартты. Балыкчы исерек иде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

Кагыйдә бозучының машинасы нык җимерелгән. Хәзер ул ел ярымнан ике елга кадәр срокка машина йөртү таныклыгыннан колак кагачак, өстәвенә  30 мең сум штраф түлисе була. Автомашинаны штрафстоянкада тоту чыгымнарын да санасаң, күршегә “Ульяновка балыклары” күршегә бик кыйммәткә төшәчәк.

Рәмис Шәкүров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев