Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында ике машина йөртүче 30ар мең сум акча “эшләгәннәр”

Узган атна шимбәсендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән ике машина йөртүчене ачыклаганнар.

Халык телендәге “Күтәмә юл чаты”нда туктатылган “Ока” йөртүчесенең документларын тикшергән вакытта, инспекторлар аннан ят ис сизеп алалар. Шоферны үз җиһазларында алкогольгә тикшергәннән соң, күрсәткеч тиешледән югары була, кичә “чирткән” шулай кызык итә.

-Аңа һәм шул ук көнне район үзәгендә бер автомашинаны җиңелчә бәрдергән, исерек хәлдә булган машина йөртүче чирмешәнлегә дә 30 мең сум штраф  яный. Аларга ел ярымнан ике елга кадәр “правасыз”, җәяү йөрергә туры киләчәк, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев