Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында бер машина йөртүче автоинспекторлардан болай гына качмаган

Район автоинспекторларыннан качарга маташкан машина йөртүченең моңа җитди сәбәпләре булган икән. ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, шоферның, беренчедән, исереклеге ачыкланса, икенчедән, ул әле быел гына нәкъ шундый гамәле өчен машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән.

Якташыбызның моннан кала да “гөнаһлары” ачыла, шактый суммалык штрафлар – шуның нәтиҗәсе.

-Төнге 12ләр тирәсендә Тукай поселогы ягыннан Иске Кади авылы уңаена хәрәкәт итүче “унлы” автомашинасын туктатмакчы булдык. Тик аның йөртүчесе безнең таләпкә буйсынмыйча,  качарга маташты. Машинаны кыр юлларында куып тоттык, йөртүчесе исерек һәм таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып чыкты, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров.

Хәзер әлеге ир-атка, инспекторлар таләбенә туктамаганга, “страховкасы” да  булмаганлыктан, машинасын тиешле вакытта исәпкә куйдырмаган өчен штрафлар яный. Таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт йөртүчегә 30 мең сум штраф, яки 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну, яки 100 сәгатьтән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза да бирелә. ЮХИДИда әйтүләренчә, бу машина йөртүче исерек хәлдә руль артына бер ел эчендә икенче тапкыр утырган, беренчесенең җәза срогы да үтмәгән – шуңа күрә аңа карата җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев