Чирмешән районында машина йөртүчеләрне тикшерү дәвам итә
13 сентябрь көнне узган "Тоннель" операциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок инспекторлары белән берлектә, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата алты административ беркетмә төзегәннәр.
-Ике сәгать дәвамында, транспортта куркынычсызлык каешларын такмаган дүрт кеше туктатылды. Шулай ук баласын автокреслога утыртмаган һәм тыелган урында туктаган өчен ике машина йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылачак, -...