Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районы юлларында 4 кеше һәлак булган

Быел, узган 11 айда, район юлларында 19 юл-транспорт һәлакәте булган (былтыр 17), аларда 4 кеше үлгән (2018дәге кадәр), 22се зыян күргән (узган елда – 20).

Юлларның сыйфаты елдан-ел яхшыра, иминлек чаралары да күрелә, моңа заманча техник чаралар җәлеп ителә. Әмма бу өлкәдә эшлиселәр күп әле. Аңлатуларга-кисәтүләргә карамастан, кайберәүләр тизлек режимын сакламый, кагыйдәләрне еш боза, исерек, эчкән килеш руль артына утыручылар да бар.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча республика комиссиясенең ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәсендә юллар төзү һәм ремонтлау, иминлекне тәэмин итү, пассажирлар йөртү, штрафлар түләтү техник чаралар куллану, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм башкалар хакында да җитди сөйләшү булды. Кызганыч, кайбер мәсьәләләр буенча безнең районга да дәгъвалар бар икән.

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин утырышта билгеләп үткәнчә, 2019 елның 11 аенда Татарстан юлларында 321 кеше һәлак булган, ягъни җиде ел элеккегедән ике тапкыр кимрәк. Юлларда транспорт һәлакәтләренең күпчелеге каршы як полосага чыгу белән бәйле.

Киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм үз фикерләрен җиткерде, юл хәрәкәте белән бәйле өлкәдә уңышларга зур хезмәт аша гына ирешелүен әйтте, машина йөртүчеләрнең культурасын күтәрү кирәклегенә өндәде.

Аек булмаган килеш автомашина йөртү иң куркынычы. “Исерек шофер – җинаятьче”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Безнең районда юл фонды исәбендә калган акчаларга балалар белем бирү учреждениеләре янында иминлек белән бәйле төрле чаралар үтәлеп җитмәгән. Президентның шуңа даачуы чыккан.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев