Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районы автоинспекторлары иртәгә "Тоннель" операциясенә чыга

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, 23 апрельдә район үзәгендә “Тоннель” операциясе узачак.

ЮХИДИ инспекторлары Чирмешән авылының Совет һәм Дзержинский урамнары киселешендәге юл чатында автотранспортларны тикшереп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның аерым төрләрен, аерым алганда, куркынычсызлык каешын тагуга бәйле профилактик максатчан чара үткәрәләр.

Чараны үткәрү вакыты - 6.30дан 08.00 сәгатькә кадәр.

Агымдагы елның 3 аенда Татарстан Республикасы территориясендә 13 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 8 кеше үлгән һәм 10 кеше яраланган, шул ук вакытта куркынычсызлык каешларын файдалану кагыйдәләрен бозу очраклары да теркәлгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев