Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән инспекторлары җәяүлеләрне дә кисәтә

Агымдагы елның унбер аенда республикада җәяүлеләр катнашында барлыгы 1491 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән (былтыр 19га эзрәк булган). Нәтиҗәдә, 152 кеше һәлак булган һәм 1396 сы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Узган шул чорда безнең районда да җәяүле катнашында бер авария булган. Кышкы - көзге чорда, көннәр кыскару һәм һава...

Агымдагы елның унбер аенда республикада җәяүлеләр катнашында барлыгы 1491 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән (былтыр 19га эзрәк булган). Нәтиҗәдә, 152 кеше һәлак булган һәм 1396 сы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Узган шул чорда безнең районда да җәяүле катнашында бер авария булган.

Кышкы - көзге чорда, көннәр кыскару һәм һава шартлары начараю сәбәпле, аварияләрдә һәлак булучы җәяүлеләрнең саны 30 процентка арта, үлемгә китергәннәре, нигездә, караңгы вакытка туры килә.
Күптән түгел Зәй районында 30 яшьлек хатын - кыз "Ока" машинасы белән идарә итеп, юл читендә баручы ир-егетне бәрдерә. Алган тән җәрәхәтләреннән җәяүле авария урынында вафат булган.
1 июльдән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә җәяүлеләр торак пунктлардан читтә машиналар йөри торган юлның кырыеннан караңгы вакытта яки күрү мөмкинлеге начар булганда хәрәкәт иткән вакытта яктылык кайтаргыч элементлар файдаланырга тиеш. Әлеге кагыйдәне бозган җәяүлеләргә 500 сум күләмендә административ штраф яный.
Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә, җәяүлеләр юлны тиешле урыннарда гына чыгарга тиеш.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре әйтүенчә, аварияләрнең күпчелегендә җәяүлеләр үзләре гаепле. Агымдагы елның унбер аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозган җәяүлеләр гаебе буенча 601 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, 114 кеше һәлак булган, 508се җәрәхәтләнгән.
Транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе буенча да 38 җәяүленең гомере өзелгән, 885 кеше тән җәрәхәте алган. Тиешле урында җәяүлегә юл бирмәгән машина йөртүчегә 1500 сум күләмдә штраф бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЮХИДИ инспектор полиции