Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторы бәлага тарыган юлаучыларга булышкан

Трассада машиналары ватылып калган олы яшьтәге ирле-хатынлы, безнең район автоинспекторы ярдәменнән соң, юлларын янә дәвам иткәннәр.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы, полиция капитаны Радик Сәйфетдинов Күтәмә юл чатында авария утларын кабызган автомашинаны  күреп ала. Транспорт чарасы янында олы яшьтәге ир белән хатын аптырап калган. Инспектор туктап, аларның хәлләрен белешә. Баксаң, юлаучыларның Түбән Камадан Нурлатка барулары икән, тик машиналары кисәк кенә сүнгән. Йөртүчесе тикшереп караса, двигательнең ГРМ каешы өзелгән икән. Пенсионер аны үзе генә төзәтә алмаган.

Район автоинспекторлары автомобильне ясашып, кабызалар. Бәлага  таручылар, рәхмәт әйтеп, юлларын янә дәвам иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев