Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторларыннан качкан машина йөртүче исерек булган

Халык телендәге “Бәркәтә юлы”нда “KIA Sportage” автомашинасын йөртүче район автоинспекторларының туктату таләбенә буйсынмыйча, алардан качарга омтылган. ЮХИДИ хезмәткәрләренә аның машинасын куып китәргә туры килә.

Узган атнада, төнге 11ләр тирәсендә була әлеге хәл. Әлбәттә инде полиция хезмәткәрләре качып баручыны куып тота. Тикшерә башлагач, машина йөртүченең алкоголь кулланган булуы ачыкланган.

-Ул бер нефть оешмасында эшләүче урта яшьләрдәге ир-ат, Бөгелмә шәһәре кешесе. Кич белән “бәйрәм иткәч”, Бөгелмәгә кайтырга уйлап, иптәше белән шул хәлдә юлга чыкканнар. Машина йөртүче үзенең исерек булуын шунда ук таныды, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

Кагыйдә бозучының машинасын Әлмәткә штрафстоянкага озатканнар. Аек булмаган хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен аңа 30 мең сум штраф, ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.  Шуның өстенә штрафстоянка чыгымнарын каплыйсы һәм  автоинспекторлар таләбенә буйсынмаган өчен дә штраф түлисе була.

Фото из архива

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев