Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары юлларда балалар хәрәкәтенә игътибарны арттырды

Мәктәпләрдәге көзге каникуллар белән бәйле, 2 нән 8 ноябрьгә кадәр район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләренең күз уңында аеруча балалар булачак.

Быел район юлларында балалар сәламәтлегенә зыян килмәсә дә, республикада бу яктан аяныч саннар мәгълүм.  Узган тугыз айда  республика юлларында 16 яшькәчә булган балалар катнашында 345 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 баланың гомере өзелгән, 367се төрле имгәнүләр алган.

-Республикада игълан ителгән “Көзге каникуллар” чарасы кысаларында, балаларны автомашиналарда  махсус креслоларда йөртүгә, караңгыда киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булуына игътибар итәчәкбез. Укучыларның машина юлларында велосипедта, мотоциклда йөрүенә юл куймау зарур. Ата-аналар да балаларына юлда йөрү кагыйдәләрен даими искәртеп торсын иде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин.    

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X