Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары питбайкта йөрергә рөхсәт итми

Гироскутер,  сегвей, питбайк... Сәер яңгырашлы нинди генә замана техникалары юк хәзер. Җәйгә чыгу белән алар урамнарыбыз юлларында ешрак күренә башлый. Тик аларда хәрәкәт итүнең үз кагыйдәләре бар.

Җәй рәхәт вакыт, балалар каникулда. Велосипедта җилдереп кайтасы килә. Алда телгә алган техникаң да булса...

-Гироскутер, сегвей, моноколеса, самокат – болар белән олы юлга чыгарга ярамый.  Юлда йөрү кагыйдәләре буенча, андый техникаларда хәрәкәт итүчеләр җәяүлеләр өчен булган юл кагыйдәләренә буйсыналар, алар – җәяүле. Әйтик, юл аша чыкканда, җайланмаларыннан төшеп, алар юл аркылы җәяүлеләр  кичүеннән җәяүләп чыгарга тиеш, - ди районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

Мәктәпләрдәге җәйге каникул чорында юл бәла-казалары арта. Бәхеткә, быел райондагы юл һәлакәтләрендә зыян күрүче балалар булмады. Әмма юлларда яшь велосипедчылар күп, мопедларда йөрүчеләр дә  күренә. Алар кагыйдә буенча гына йөрми, әлбәттә.

-Питбайк - мотоциклның бер төре, ул спорт чаралары өчен каралган техника, спорт инвентаре. Аның белән гомуми юлларга чыгарга ярамый, асфальт юлмы ул, асфальтсызмы, тыкрыкмы – рөхсәт юк. Бу техникада хәрәкәт итү махсус, тиешле таләпләргә туры килә торган урыннарда гына ярый, ә Чирмешәндә андый кросс трассалары юк, - дип тә аңлата Рәмис Рәсыйх улы. 

- Ә мопедлар белән ничек?

-Двигатель күләме 50 сантиметр кубка кадәрле һәм тизлеге  сәгатенә 50 километрдан артмаган тизлекле  мопедлар белән 16 яшьтән идарә итәргә рөхсәт ителә, әмма “М” категорияле  йөртү таныклыгы - права кирәк. Андый техникалар авылларда күренә башлады.  Мопед белән 16 яшькәчә булган бала идарә итеп эләксә,  аңа карата “СТОП” карточкасы тутырыла, материал балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә (КДНга) җибәрелә. Бу инде бала өчен начар “тамга”. Бу малайларның, кызларның ата-аналарына карата да җәза каралган, аларга балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен штраф яный. Мопедның  двигателе 50 кубтан күбрәк булса, аның белән идарә итү өчен ”А” категориясе кирәк. Мисал өчен, йөртүчегә 16 яшь тулган, әмма правасы юк, бу очракта  аңа 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф җәзасы бирү каралган. Быел Чирмешәндә шундый мопед һәм мотоцикл белән идарә иткән ике яшь кешене тоткарладык. Велосипед йөрткәндә дә сак булу кирәк. Балалар кайвакыт велосипедта, гомумән, урамда, юлларда колакчыннар (наушниклар) киеп йөриләр, бу бик куркыныч.

фото: архив

        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев