Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Быел Чирмешән юлларында 4 кеше һәлак булган

Район территориясендә 2018 нче елның узган 11 аенда 17 (былтыр – 9) юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган.

Һәлакәтләрнең барысы да  машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан, төп сәбәбе –тизлекне арттыру һәм каршы юлга чыгу. Аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләр 5 авария китереп чыгарган.

Җәзалар кырыс булуына карамастан, юлларда исерек хәлдә  руль артына утыручылар саны кимими. Унбер ай эчендә район юлларында полиция хезмәткәрләре шундый 59 кешене туктатканнар. Йөртү таныклыгыннан башка  да транспорт йөртүчеләр  утыручылар шактый икән - 33 үк. 16 кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә иткән.

Кайберәүләр, суд карары булып та, йөртү таныклыгыннан аерылырга ашыкмыйлар. Әлеге проблема хакында ТР Министрлар Кабинеты  һәм Татарстан Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында   сүз барды.

Бүген республикада 1500 кеше  машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булып та , йөртү таныклыкларын ЮХИДИга тапшырмаганнар. Андый кешеләрне җинаять җаваплылыгына тарту мөмкинлеген карарга кирәк, дип белдерде утырышта катнашкан Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республика буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин әйтүенчә, агымдагы елда республика юлларында элек йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән йөртүчеләр гаебе белән  31 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 кеше һәлак булган. Гомумән алганда, республика юлларында агымдагы елда 370 кешенең гомере өзелгән.

Видеоконференция режимында узган киңәшмә төгәлләнгәч, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин  район оешмалары алдында конкрет бурычлар куйды.

-Һәлакәтләрне булдырмау өчен һәр көнне конкрет эшчәнлек алып барырга кирәк.   Бүлекчә хезмәткәрләренең оператив хезмәт эшчәнлеген активлаштыру, юлларны норматив хәлгә китерү, машина йөртүчеләрнең җаваплылыгын арттыру, халык арасында аңлату эшләрен алып бару - барысы да мөһим, - диде ул.

Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев