Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Бәркәтә юлындагы автоһәлакәттә бер пассажирның гомере өзелгән

Бәркәтә юлында “ZAZ Chance” автомашинасы әйләнеп каплана һәм анда утырган 30 яшьлек пассажирның шунда ук гомере өзелә. Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, ул да, шофер да исерек булганнар.

-Авариягә таручылар - бу яклардагы нефть объектларының берсендә Бөгелмәдән  йөреп эшләүчеләр. Түбән Кармалка авылы янындагы вагонда яшәгән әлеге ике ир-егет спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, иптәшләренең машинасын алып, имеш, Бәркәтәгә суга дип китәләр, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе баш дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров. –Кайтканда, Туймәт борылышы тирәсендәрәк, шофер идарәне югалтып, юл кырыена төшеп әйләнеп капланганнар. Бик кызу да барганнар.

1988 елгы пассажир шунда ук үлә, куркынычсызлык каешын каптырмаган бу бичара, машина әйләнгәндә, аннан төшеп үк кала. Ә шоферга зыян булмаган. Хәзер  аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Рәмис Шәкүров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев