Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Беренче кар “корбаннары”

Узган якшәмбе көнне яуган беренче кар озак  ятмады үзе, икенче көнгә эреп тә бетте. Әмма шул арада да җәйге көпчәкләр белән  юлга чыккан машина йөртүчеләр арасында юл казаларына эләгүчеләр булган.

Алабугада яшәүче якташыбызны - туган авылы Иске Котыштан китеп баручыны бәла Ульяновка авылы янында сагалап торган. Төш вакытындарак, карлы юл өстендә ул фургонлы “ВИС” автомашинасы белән юл кырыена төшеп китә һәм машинасы белән  өч тапкыр әйләнә. Ярый әле үзе исән-сау калган.

Түбән Кама шәһәре кешесенең “Приора”сын исә Дубрава урманы белән  Кармалка борылышы арасындагы карлы юлда бутап җибәрә һәм автомашина пассажир ягы белән юл билгесе баганасына килеп бәрелә. Шөкер, машина йөртүчегә һәм пассажирларга зыян килмәгән. Беренче кар яуган көнне  Яңа Элмәле буасы янындагы таулырак юл участогында хәттә “бөке” хасил була. Юлга “фура”  аркылы басу сәбәпле 50 ләп машина алга уза алмыйча торган. Проблеманы юлчылар килеп хәл итә. Күрүчеләр әйтүенчә,   карлы юллардан машиналары белән юл кырыйларына таеп төшүчеләр бу көнне районда әле тагын байтак булган.

районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы

      Рәмис Шәкүров:

– Һава торышы әнә шулай көтмәгәндә үзгәреп куйды. Кыска гына вакыт эчендә юлларда карлы бозлавык бар иде. Бу табигатьнең безне үзенә күрә бер кисәтүе булды бугай. Көзге юл ышанычсыз, шуның өчен машина йөртүчеләргә тәгәрмәчләрен кичекмәстән кышкыга алмаштырырга кирәк.

Рәмис Шәкүров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев