Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Алдыңны-артыңны карап йөр

Күптән түгел Бәркәтә авылыннан 38 яшьлек бер ир-ат трактор тәгәрмәче астында калып һәлак булды. "Нью-Холланд" тракторын йөртүче, техника янында әллә ял итәргә яткан, әллә йоклап киткән бичараны күрмичә урыныннан кузгала. Хәзер әлеге уңайдан тикшерү бара. "Гостехнадзор" хезмәтенең райондагы инженер-инспекторы Рифат Гатиннан белешүебезчә, бу быел республикада тракторлар катнашында кеше үлеме белән...

Күптән түгел Бәркәтә авылыннан 38 яшьлек бер ир-ат трактор тәгәрмәче астында калып һәлак булды. "Нью-Холланд" тракторын йөртүче, техника янында әллә ял итәргә яткан, әллә йоклап киткән бичараны күрмичә урыныннан кузгала. Хәзер әлеге уңайдан тикшерү бара.

"Гостехнадзор" хезмәтенең райондагы инженер-инспекторы Рифат Гатиннан белешүебезчә, бу быел республикада тракторлар катнашында кеше үлеме белән төгәлләнгән аяныч очракларның дүртенчесе. Апрель аенда, әйтик, Мөслим районында бер тракторчы техникасын ишегалдыннан чыгарганда үзенең биш яшьлек кызын бәрдерә. Соңыннан сабый больницада җан биргән. Кукмарада берәү МТЗ тракторы белән чокырга төшеп китә. Бәлага тарыган ир-ат изелгән кабинада кысылып һәлак була. Кайбыч районында төягечтә эшләүчене дә бәхетсезлек шушы рәвешлерәк сагалаган. Шул ук районда икенче берәү таккыч тросны ычкындырганда кысылып үлә.
-Хәзер басу-кырларда урып-җыю, чәчү эшләре бара. Ыгы-зыгылы вакыт. Техника тирәсендә аеруча сак булуны таләп итә торган чор, - ди Рифат Гатин. - Техника белән иртән эшкә чыгып китүче механизаторларга техника куркынычсызлыгы буенча һәр көнне инструктаж үткәрү кирәк. Юлларга төзек техника, аек йөртүче чыгарга тиеш. Исерек кеше, механизатормы ул, башка эш башкаручымы, техника тирәсенә якын да килмәсен. Кузгалыр алдыннан, механизаторлар исә трактор тирәсендә кеше-кара юкмы дип кат-кат карап инансын иде. Бәладан баш-аяк. Ни генә булса да, механизаторларга зур җаваплылык йөкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined авария