Чирмешәндә ике атнага бер тапкыр үткәрелүче ярминкәдә Максуд Абдрахимович җимеш, йөзем сата. Чәйгә тәм кертә торган бу ризыкларын Әлмәттән алып килә таҗик егете.
-Инде биш еллап сездә сату итәм. Ярминкә оештырулары безгә дә, халыкка да ипле, - ди ул. - Товарымны яхшы, күп алалар.
Ярминкәдә капчыгын 180 сумнан - көрпә,...
Чирмешәндә ике атнага бер тапкыр үткәрелүче ярминкәдә Максуд Абдрахимович җимеш, йөзем сата. Чәйгә тәм кертә торган бу ризыкларын Әлмәттән алып килә таҗик егете.
-Инде биш еллап сездә сату итәм. Ярминкә оештырулары безгә дә, халыкка да ипле, - ди ул. - Товарымны яхшы, күп алалар.
Ярминкәдә капчыгын 180 сумнан - көрпә, 2450гә - шикәр комы, 500 сумга - жом, берсен 250гә - кызыл, 350гә чуар тавыклар да саттылар. 6-7-8 айлык бозаулар 30-35 меңгә бәяләнде. Агач үсентеләре, чәчәк, суган орлыклары, бәрәңге, ит, май, балык, бал, дуңгыз балалары, кием-салым, җиләк-җимеш тә бар иде.
Нет комментариев