Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән җитештерүчеләре кайда?

Чирмешәндә узган якшәмбедә оештырылган ярминкәдә туң балык сатучылар күп иде. Минтайның килосына - 150, мойвага - 155, камбалага - 160, трескага (тәрәч) 240 сум сорыйлар. Ит тә, бал да саттылар. Теләгән кеше түшкәсен 1500 сумга каз алды, он, мал ризыгы, май, шикәр комы, гранулалы җом, кием - салым, ястык, мендәр...

Чирмешәндә узган якшәмбедә оештырылган ярминкәдә туң балык сатучылар күп иде. Минтайның килосына - 150, мойвага - 155, камбалага - 160, трескага (тәрәч) 240 сум сорыйлар.

Ит тә, бал да саттылар. Теләгән кеше түшкәсен 1500 сумга каз алды, он, мал ризыгы, май, шикәр комы, гранулалы җом, кием - салым, ястык, мендәр ише әйберләр дә бар иде.
Берәү 4000 сумга бер яшь чамасындагы бәрәннәр алып чыккан. Сатулашсаң, бәясен төшерәм, ди хуҗасы.
Безнең ярминкә Исаклы күмәчләреннән башка узамыни?! Бүген дә утызлап төрдә ипи, пироглар, башка эшләнмәләр алып килгәннәр.
Беркайчан да товарлары сатылып бетмичә калмый икән. Бавырсакны да Башкортстан эшкуарлары пешергән. Кызганыч, безнең район җитештерүчеләре күренми монда. Ә юк, берәү рәтләрдә пирожкилар сатып йөри иде бугай...
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә Чирмешән авылы

2
X