Безнең районда
-
Ивашкино мәктәбендә петуниянең яңа төрен үстерәләр
Ивашкино урта мәктәбе инде берничә ел теплицада үсентеләр үстереп сатуга чыгара һәм моннан шактый табыш та ала. Узган елны мәктәп, үзеннән арткан үсентеләрне сатып, 25 мең сум керемле булган.
-
Чирмешән районында санитар икеайлык башлана
1 апрельдән республикада һәм шул исәптән районда да санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Димәк, районыбыз халкы өчен тирә-юнен җыештырып, тәртипкә китерергә рәсми старт бирелде.
-
Яшәүченең Ташчокыр сулары авылга зыян итмәс
Яшәүчедә кар сулары авылга керү уңаендагы Ташчокырга җыела.
-
Тавыкларыгыз йомырка саламы?
Авылда тавык асрамаган йорт хуҗасы бик сирәк. Аны хәтта олы яшьтәге кешеләр дә тотарга тырыша. Бер дистә тавыгың булса, алар гаиләне йомырка белән тәэмин итә. Быел йомыркага бәя дә күтәрелде. Газета укучыларыбыз тавык асрыйлармы? Сорашуыбыз шул хакта.
-
Чирмешән районында волонтерларның беренче форумы узды
“Орион” яшьләр үзәгендә “PRODобро” Чирмешән муниципаль районы волонтерларының беренче форумы узды. Әлеге чарада район мәктәпләренең актив укучылары катнашты.
-
Чирмешәнлеләр терактта һәлак булучылар истәлегенә шәмнәр кабызды
Бүген якташларыбыз район үзәгендәге Мәңгелек ут янында чәчәкләр куйды.
-
Түбән Кәминкәдә Ельцинга түбәтәй кидерткән Зөфәр Салиевны искә алдылар
Түбән Кәминкәдә Зөфәр Салиев хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Аны 1970 елда үзе төзеткән мәктәп диварына урнаштырганнар.
-
Чирмешән архивында документлар ел саен күбәя
Район архив бүлегендә бүгенге көнгә 28 мең 235 документ саклана, бу сан ел саен 400-500 данәгә арта.
-
Чирмешән юлчылары сезонны чокырлар ремонтыннан башлады
“Татавтодор” автомобиль юллары идарәсенең райондагы юллар төзү һәм ремонтлау участогы юллардагы чокырларны ремонтлау өчен 50 тонна салкын асфальт әзерләгән.
-
Янгыннан зыян күрүчеләр чирмешәнлеләргә рәхмәт белдерә
Күптән түгел Чирмешән авылында чыккан янгында ике гаилә зыян күргән.
-
Бәркәтәдә су басудан “зыян күрүчеләрне” мәктәпкә урнаштырдылар
Авылга әллә ничә “Ашыгыч ярдәм” машинасы, полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, электрчылар, газчылар килде.
-
Чирмешәнлеләр төзекләндереләчәк объектларны үзләре сайлый алалар
Татарстанда, шул исәптән безнең районда да, 2025 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү башланды. Ул 15 мартта башланды 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Чирмешәндә “Безнең ишегалды” программасы буенча 8 йорт тирәсе матурланачак
Быел Чирмешән районында күп квартиралы сигез йортның ишек алды төзекләндереләчәк, бу максатларга 35 миллион сум акча каралган.
-
Чирмешән аграр техникумында дәрес Кырымның Россиягә яңадан кушылуына багышланды
Чирмешәннең аграр техникумында чираттагы «Мөһим сөйләшүләр» дәресе Кырымның һәм Севастопольнең Россиягә яңадан кушылуына 10 ел тулуга багышланды.
-
Чирмешән районы башлыгы тормыш сыйфаты яхшырсын өчен сайлады
Район җитәкчесе Рамил Айбатов Россия Президентын сайлауның өченче көнендә туган авылы Бәркәтәдә тавыш бирде.