Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында санитар икеайлык башлана

1 апрельдән республикада һәм шул исәптән районда да санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Димәк, районыбыз халкы өчен тирә-юнен җыештырып, тәртипкә китерергә рәсми старт бирелде.

-Районның торак пунктларын һәм район үзәге территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлык эшләрен оештыру, координацияләү буенча оператив штаб, рейдлар үткәрү план-графигы төзелде, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов. – 22 апрельдә, 3, 8, 20 май көннәрендә районда өмәләр үткәрү каралган. “Кар бетмәгән килеш ничек чистартыйк, аяк асты пычрак бит әле”, - диючеләр дә булыр. Тик олы юллар кырыйларында, автотукталыш буйларында кыш буе җыелган чүпләр, пычрак кар астыннан чыга башлады да. Үзебезнең район үзәге урамнарына күз салсак та, тротуардан барсак та, кыш дәверендә җыелган чүпләр күренә. Аяк асты кипкәнне көтәбез икән, чүпкә батабыз. Авыл җирлекләрендә дә, районыбызда да кар эреп бетүне көтмичә, тирә-юньне чыккан чүп-чардан арындырырга кирәк. Әгәр дә халык үзе катнашмаса, аерым хезмәт коллективларының тырышлыгы белән генә чисталыкның уңай нәтиҗәсенә ирешә алмыйбыз. Шәхси тору урынын чистарту, тәртипкә китерү – һәркемнең бурычы.

Авыл җирлекләре, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләренә санитар-экологик икеайлыкта һәм өмәләрдә халыкның активлыгын тәэмин итү өчен, аңлату, оештыру эшләре үткәрергә тәкъдим ителә.

Икеайлык һәм өмәләр чорында “ГРИНТА” ҖЧҖеннән барлык төр техника, автотранспорт, эшче көчләрне туплап чүп-чарны көнкүреш калдыклары полигонына ташуны тәэмин итү йөкләнә.

Чисталык һәм тәртип булдыруда, агачлар утыртуда мәктәп укучылары актив катнашачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре“, урман хуҗалыгы, юлчылар оешмалары, полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре, райпо идарәсе һәм башка оешмалар, предприятиеләр алдына да конкрет бурычлар куелды.

Икеайлык барышында республикада “Экояз” бәйгесе дә оештырыла. Быел әлеге чара экологик марафон рәвешендә узачак, һәр атна аерым темага багышланачак. Катнашучылар башкарган эшләре буенча мәгълүматны “Вконтакте” социаль челтәренә урнаштырырга һәм ссылкаларын Eco.pros@tatar.ru электрон адресына җибәрергә тиеш. Җиңүчеләрне “Экоярдәмче”, “Экоберләшмә”, “Экогаилә”, “Экокоманда”, “Экопартнерлар”, “Иң яхшы муниципаль берләшмә” номинацияләре буенча билгеләячәкләр.

фото редакция архивынан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев