Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән аграр техникумында дәрес Кырымның Россиягә яңадан кушылуына багышланды

Чирмешәннең аграр техникумында чираттагы «Мөһим сөйләшүләр» дәресе Кырымның һәм Севастопольнең Россиягә яңадан кушылуына 10 ел тулуга багышланды.

«Мөһим сөйләшүләр» циклы 2022 елның сентябреннән уза башлады, ул һәр дүшәмбенең беренче дәресе.

Бу көнне биредә аны районның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үткәрде.

2014 елның 18 мартында Кырым һәм Севастополь, халыкара хокук нормалары кысаларында, референдум үткәреп, Россия Федерациясе составына керде.

-Студентларга Кырым сугышы, Севастопольны саклау турында фильм күрсәттек, Кырым ярымутравының бай тарихы белән таныштырдык, - диде үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Маргарита Игнатьева.

Бүген Шешминка һәм Әккәрәй авыллары китапханәләрендә дә укучылар катнашындагы чарада әлеге мөһим вакыйга турында сөйләгәннәр. Районыбыз мәктәпләрендә дә узган «Мөһим сөйләшүләр» дәресе дә “Кырым һәм Севастополь. 10 ел бергә” темасы астында үткән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев