Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлчылары сезонны чокырлар ремонтыннан башлады

“Татавтодор” автомобиль юллары идарәсенең райондагы юллар төзү һәм ремонтлау участогы юллардагы чокырларны ремонтлау өчен 50 тонна салкын асфальт әзерләгән.

– Юллар кар-боздан ачылып бетүгә чокырларны тигезләүгә керештек. Салкын асфальт эш башларга җитә.  Үзебезнең асфальт заводын эшләтеп җибәрдек. Хәзер кайнар асфальт та бар.Идарә эшчеләре көннәр җылыту белән Лениногорск – Чирмешән, Акъяр – Шентала юлларындагы чокырларны ямауга чыктылар. Җитәрлек күләмдә материал тупланган, - ди участок начальнигы урынбасары Исхак Әбүнәгыймов.

Быел юлчыларның җәйге эшләре күп, зур трассаларда да, торак пунктлар эчендә дә планга кертелгән юлларны тәртипкә китерәсе бар.

Кузай – Нурлат юлында ел саен диярлек берничә километр араны төзекләндерәләр, быел монда, Яңа Элмәле тирәсендә, 1 километр арада яңа асфальт түшәләчәк. Иске Элмәле чатыннан Ульяновкага кадәр дә, 4 километр арада, юлны ремонтларга планлаштыралар. Юл киселешендә, Иске Элмәле чатында быел боҗра да ясамакчылар.

Үткән ел Утыз Имәнгә алып баручы юлның 500 метры шомартылган булса, быел ике километр 100 метрга беренче катлам асфальт салыначак. Моннан тыш Утыз Имәннең күпер өстен дә шомартачак-
лар. Акъяр – Чирмешән – Шен-тала юлының  бер километр өлешендә, Күтәмә тирәсендә, асфальт түшәү планга кергән.

Районның байтак торак пунктларында да юлларны ремонтлау күздә тотыла: кайдадыр вак таш җәячәкләр, кайбер урамнарда асфальт яңарачак. Кара Чишмә авылының  Гагарин, Әккәрәйдә Совет, Утыз Имәндә Тимерче, Иске Элмәледә Чернышевский, Иске Котышта Байкал һәм Рус, Яңа Элмәледә Стадион урамнары юлларына вак таш түшәлергә тиеш. Лашманның Беренче Май урамының мәктәпкә керү ягына асфальт салыначак.

Чирмешәндә дә  Гагарин, Кыр урамнары юлларын ремонтлаячаклар, биредә яңа асфальт салу ниятләнә.  Һади Такташ урамы юлына өлешчә вак таш җәеләчәк. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты һәм 2 нче Чирмешән мәктәбе территорияләрен дә шулай ук быел тәртипкә китерәчәкләр, аларда автомобильләр өчен парковкалар ясау да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев