Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Тавыкларыгыз йомырка саламы?

Авылда тавык асрамаган йорт хуҗасы бик сирәк. Аны хәтта олы яшьтәге кешеләр дә тотарга тырыша. Бер дистә тавыгың булса, алар гаиләне йомырка белән тәэмин итә. Быел йомыркага бәя дә күтәрелде. Газета укучыларыбыз тавык асрыйлармы? Сорашуыбыз шул хакта.

Фәридә Гатина (Лашман): - Тавыклар күп түгел – унау гына, шулай да гаиләбезне “продукцияләре” белән кинәндереп торалар. Кыш көне дә салудан туктамадылар, бүген көнгә 8-9 йомырка алып керәбез. Тавыклар өчен кибеттән махсус витаминнар да алабыз. Кышын кишер һәм чөгендерне ваклап бирәбез, аларны көздән иттарткыч аша чыгарып та әзерләп куям. Тавыкларга нәрсәдер пешереп ашаткан юк, бутап бирсәң, алар тазара һәм йомырка салулары кими. Бодай сибәбез, суларына чүпрә салабыз.

Фазыйл Әхмәтҗанов (Чирмешән): - Йомыркадан өзелмәс өчен, тавыкларны ел саен яңартырга кирәк. Хәзер кетәклектә 20 тавык, унысын әле яңа гына алдык. Аларга кирәкле витаминнар җитсә, ел әйләнәсе салалар, шуның өчен азыкларын төрләндерергә тырышабыз. Тавыкларны бәрәңге пешереп, бутап та ашатабыз, берничә төрле бөртекне кушып ваклап та салабыз. Кибеттә сатыла торган махсус витаминнар да бирәбез, тавыкларга акбур да кирәк.

Наталья Яманова (Ивашкино): - Тавыкларны үзебез өчен генә тотабыз, ел саен яңаларны алырга тырышабыз, әле менә җидене алдык. Кайсыбер елларда үзебезнең тавыклар да утырып, чеби чыгара. Тавыклар кыш көне дә сала, моңа кетәклекнең җылы булуы да сәбәпчедер. Әллә нинди витаминнар кулланмыйбыз, бәрәңге пешереп бутыйбыз, бөртек бирәбез, кыш көннәрендә җылы су салабыз, аңа бераз аракы да тамызам.

Фаяз Мәкъсумов (Чирмешән): - Тавыклар күкәйне яхшы салсыннар өчен аларны дөрес итеп ашатырга кирәк, аннан соң яктылык режимы да зур роль уйный. Төрле токымлы тавыкларның йомырка бирүчәнлеге дә төрле. Барысын да сынап карадык. Токымына карап, рацион да төрле булырга тиеш. Җәйен тавыкларга яшел чирәмне күбрәк бирергә кирәк, кычыткан да файдалы, мин аны кышкылыкка да әзерлим. Көз көне бәрәңге, кабак өлгергәч, пешереп, бутап бирәм. Бодай, арпа, борчак, кукуруз кушып, ваклап, үзем әзерләгән катнашазыктан өзмим. Кышын кошлар өчен ясалган махсус берничә төрле витаминны бергә бутап салам, алыннарында ракушка, известь тора.

Тавыкларның йомырка салучанлыгы токымына да бәйле. Әйтик, йомырка токымлы тавык елга  190-250 йомырка сала ала, ит - йомырка токымлысы – 150-170, ә ит токымлысы – 110-150 йомырка төшерә. Ит токымлы тавыкның йомырка салучанлыгы башкаларга караганда күпкә түбәнрәк, әмма аның йомыркалары эрерәк була.

Тавыкларның йомырка салучанлыгы аның яшенә дә бәйле. Сигез айдан ике яшькә кадәр чор иң уңышлы дип санала. Ике яшьтән узган тавыкның йомырка салу сәләте кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев