Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Безнең ишегалды” программасы буенча 8 йорт тирәсе матурланачак

Быел Чирмешән районында күп квартиралы сигез йортның ишек алды төзекләндереләчәк, бу максатларга 35 миллион сум акча каралган.

ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны башлап җибәрде. Быел бу программа районда яшәүче йөзләгән кешене колачлаячак.

Әлеге программага район үзәгендәге 22 партсъезд урамындагы, 46 нчы, Титов урамындагы, 13 нче, 15 нче, Техническая, 28 нче, 30 нчы, Юл урамының, 30 нчы йортлары, Кирпеч заводы поселогында һәм Күтәмә авылындагы берәр күп квартиралы йортлар кертелгән.

-Болар районда ишегаллары төзекләндереми калган соңгы күпфатирлы йортлар. Ул йортларда яшәүчеләр белән очрашулар уздырып, нинди эшләр башкарырга кирәклеген килештек, - диде Чирмешән торак милекчеләре ширкәте рәисе Тамара Тимохина. – Кар эреп, көннәр җылыту белән төзүчеләр эшкә керешәчәк.

Бу йорт алларында юллар яңартылачак, мөмкин булган урыннарда машина кую урыннары ясау планлаштырыла, ял итү өчен эскәмияләр, кер элгечләр, чүп салырга урналар, яктырткычлар да булачак.

2023 елда төзүчеләр район үзәгенең Татарстан урамындагы 1, 2, 3 нче һәм Титов урамының 3 нче йортлары территорияләрен, ишегалларын тәртипкә китерде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев