Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр төзекләндереләчәк объектларны үзләре сайлый алалар

Татарстанда, шул исәптән безнең районда да, 2025 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү башланды. Ул 15 мартта башланды 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Төзекләндерү эшләре «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Иң күп тавыш җыйган проектлар 2025 елдаа төзекләндереләчәк объектлар исемлегенә керәчәк.

Татарстанда яшәүче 14 яшьтән олырак һәр кеше Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында «Опросы жителей» сервисы һәм «Услуги РТ» мобиль кушымтасы аша теге яки бу иҗтимагый һәм ишегалды территориясе өчен тавыш бирә ала.

Сүз уңаеннан, Чирмешәндә ишегалларының соңгылары төзекләндерелә, шуңа да 2025 нче елда безнең район “Безнең ишегалды” программасына кермәгән. Иҗтимагый киңлекләргә килгәндә, сайлап алу өчен район үзәгендә урнашкан биш объект күрсәтелгән. Исемлеккә Күл паркы белән тоташкан Зур Чирмешән елгасы яр буе, Технический урамыннан Совет урамына кадәр арадагы  чокырны төзекләндерү, Беренче Май, Чишмә урамнарында парклар, Совет урамында җәяүлеләр юлы кергән. Тавыш биргәндә үз вариантыңны да тәкъдим итәргә мөмкин.

Вакыт бар әле, бездәге объектлар федераль конкурста җиңсен өчен актив булырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев