Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» редакцияләре «СалаваTik» проектына кастингка чакыра

Җырлы-биюле «СалаваTik» проектына кастингка гаризалар килү вакыты 2022 елның 1 августына кадәр озайтылды.

«СалаваTik»лар проекты 2021 елдан Татарстан Президенты каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Иң популяр, үз тамашачысын тапкан җырлы-биюле проектның нигезендә үсеп килүче буынга татар телендәге җырларны бүгенге заман баласы телендә аңлаешлы формада өйрәтү, таныту ята. 2021 елда башланып киткән проект кысаларында барлыгы 32 җыр яздырылды, һәрберсенә видеолар төшерелде. Бүгенге көндә интернет киңлекләрендә  бу җырлар барлыгы 1 миллионнан артык карау җыйды.  

Проектта буыннан-буынга сакланып килә торган татар халык җырлары белән беррәттән, халык арасында популяр булган, бигрәк тә балаларда кызыксыну уята торган эстрада җырлары, танылган автор-композиторларның композицияләре дә башкарылды. Беренче сезонда иң беренче булып  яздырылган «Әпипә» татар халык җыры рекордлар исемлегендә: аны барлыгы 116  000 кеше караган! «СалаваTik»лар башкарган җыр тестлары ноталар белән берлектә «Салават күпере» журналында ай саен басылып килә.  

 

Проектка танылган шәхесләр, җырчылар дә җәлеп ителде. Беренче сезонда Сәидә Мөхәммәтҗанова, Лэйна, Гөлназ Гафурова кебек танылган җырчылар катнашса, икенче сезонда аларга Филүс Каһиров, Данир Сабиров, Илгиз Шәйхразиев, Илназ Бах һәм аның гаиләсе килеп кушылды.  Видеолар төшерү белән беррәттән, «СалаваTik»лар концертларда чыгыш ясады, Казан паркларында музыкаль тамашалар үткәрде. 

2022 елның 1 июнендә – Халыкара балаларны яклау көнендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында “СалаваTik”ларның зур концерты узды.  Театральләшкән тамашада күп кенә сабыйларның яраткан җырлары яңгырады. Концертта шулай ук Г.Камал исемендәге театр һәм “Әкият” курчак театры актерлары  да катнашты. 
Ике ел дәвамында «СалаваТik» проектында барлыгы алты бала катнашты. Проектта чыгыш ясаучы балалар – Татар дәүләт филармониясендә шөгыльләнүчеләр. Аларны танылган җырчы Гөлназ Гафурова әзерләде. Проект танылу алган саен, аны киңәйтү, җырчы балаларны да арттыру ихтыяҗы туды.

Проект белән бергә, җырчы балалар да үсте. Шунлыктан проектның өченче сезонына 1 июньнән кастинг игълан ителде. Ул ике турда узачак. 
1 тур – 1 июньнән – 1 августка кадәр онлайн форматта үткәрелә. Кастингның беренче этабында катнашу өчен, “Салават күпере” сайтында урнашкан гаризаны тутырып, татар телендә бер җыр башкарып, аны видеога төшереп, salavatiklar@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк.
Беренче тур буенча барлыгы 30 бала сайлап алына. 
2 тур – 1 августтан – 30 августка кадәр офлайн форматта үтәчәк.  Беренче турда сайлап алынган 30 бала Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясыячак. Кастингка 6 яшьтән алып 9 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Балаларның вокал, хореография, сәхнә осталыгы өлкәсендәге сәләтләре бәяләнәчәк. Кастингның ике этабын да уңышлы үткән 3 бала «СалаваТik»төркеменә кабул ителәчәк. 1 сентябрь көнне исә, “СалаваTik” төркеменең тулыландырылган яңа исемлеге билгеле булачак. Алга таба бу балалар Казан шәһәре балалар филармониясендә дә шөгыльләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X