Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Казан IT-паркында журналистларга шәмаил һәм чүлмәк ясау буенча осталык дәресе күрсәттеләр

Мастер-классны Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы сувенир продукциясе һәм халыкара декоратив гамәли сәнгать комитеты тәкъдим итте.

Казан IT-паркында журналистларга шәмаил язу, билбау үрү һәм чүлмәк ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Аны ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы сувенир продукциясе һәм халыкара декоратив гамәли сәнгать комитеты тәкъдим итте.

«Билбау элеккеге махсус станокта үрелә. Ул борынгы заманда һәр хуҗабикәнең өендә булган. Анда алар үзләренә, балаларына билбаулар үргәннәр, интерьерны бизәү өчен кулланганнар. Сумка, карават җәймәләре, паласлар тукыганнар. Хәзер инде бу - интерьерны бизи торган уникаль эксклюзив әйбер булып санала. Әмма соңгы елларда этника модага кире әйләнеп кайтты һәм бу эшләнмәләрне яшьләр генә түгел, өлкән буын да теләп ала», ­­­­­­- диде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы сувенир продукциясе һәм халыкара декоратив гамәли сәнгать комитеты рәисе Диләрә Минабетдинова.

Шулай ук биредә Кол Шәриф мәчете карамагындагы «Татар шәмаиле» клубы галереясе җитәкчесе Алсу Шәмсетдинова кулыннан шәмаил ясатып, аңа үз исемеңне төшерү мөмкинлеге дә бар иде. Ул махсус каләм һәм каллиграфия маркеры белән гарәп телендә исемнәр яза. Моны үзең белән сувенир сыйфатында алып китеп була. Шулай ук аны махсус Коръән аятьләре белән каймаланган түгәрәк магнит уртасына язып беркетергә дә була.

Журналистларны чүлмәк ясау буенча мастер-класс та кызыксындырды. Чүлмәк махсус станок, балчык һәм су ярдәмендә эшләнә. 10га 8 сантиметр үлчәмендәге бер чүлмәкне ясау өчен 10-15 минут вакыт китә.

Чемпионат вакытында әлеге сувенирларны Җанатарлар фестивале, Кол Шәриф мәчете территориясендә һәм Бауман урамында оештырылган ярминкәләрдән алырга мөмкин.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Чулпан Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X