Реклама
Балалар бакчалары Түбән Кама, Актаныш һәм Югары Ослан районнарында ачылган.
2018 елда Татарстанда 430 урынлы өч балалар бакчасы төзелгән. Актаныш районының Пучы авылында – 120, Югары Ослан районының Түбән Моркваши авылында – 50, Түбән Кама шәһәренең 47нче микрорайонында 260 урынлы балалар бакчасы файдалануга тапшырылган.
Моннан тыш, Татарстанда тагын 695 урынлы биш балалар бакчасы төзелә.
Арча шәһәрендә – 140, Кукмара районының Ядегәр авылында – 50, Тукай районының Иске Җирекле авылында – 140, Әтнә районының Түбән Шашы авылында 25 урынлы балалар бакчасы сафка басачак.
Казанның «Светлая долина» торак комплексында «Ипотека һәм арендалы торак» программасы буенча 340 урынлы балалар бакчасы төзелә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173090/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз