Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Чегодайдан Руслан Омаров кыяр акчасына “Газель“ алмакчы

Омаровларның яшелчә теплицаларында Югары Чегодай авылының биш ир-аты үзенә эш тапкан. Эшмәкәр-бакчачы бу арада ике көнгә бер 100 килограммлап кыяр сата. Кышын исә ул яшел суган кыягыннан 400 мең сумлап керем алган. Дөрес, моңа кадәр Русланга акча янчыгын шактый бушатырга туры килә. Бакчачы әүвәл 15 кә 100 һәм 5 кә...

Омаровларның яшелчә теплицаларында Югары Чегодай авылының биш ир-аты үзенә эш тапкан. Эшмәкәр-бакчачы бу арада ике көнгә бер 100 килограммлап кыяр сата. Кышын исә ул яшел суган кыягыннан 400 мең сумлап керем алган.

Дөрес, моңа кадәр Русланга акча янчыгын шактый бушатырга туры килә. Бакчачы әүвәл 15 кә 100 һәм 5 кә 15 метр зурлыктагы ике теплицасын тышларга 60 мең сумлык полиэтилен, 75 меңгә су торбалары, 30 мең сумга унсигез КамАЗ әрҗәсе каен утыны сатып алган. Яшелчәләргә атнасына ике тонналап сиптерелүче су өчен санагыч буенча түләп барасы.
-Кышын тонна ярым суган кыягы саттым. Аны Әлмәттән, Чистайдан эшкуарлар атнасына 300-400 килограмм күмәртәләп килеп алдылар. Акчасын да шунда ук биреп калдыра иделәр. Ә Чирмешәндәге кибетләргә яшелчәне үзем тараттым, - ди Руслан. - 10 нчы мартларда кыярлар өлгерде. Аны көнаралаш 100 килограммлап сатам. Икенче теплицада бер-ике атнадан редис җыеп булачак. Августларда помидор утыртам, аны Яңа ел табыннарына өлгертү отышлы.
Рәт-рәт итеп бәйләп куелган кыяр үсентеләре төбенә суны махсус сузылган торбалар аша автомат сиптерә. Быел бакчачы шундый яңалык кертеп, эшне бераз җиңеләйткән. Кыяр үстерүчеләрнең әле моннан кала да мәшәкатьләре җитәрлек. Теплица эчендә көндезләрен 30-40 градус эсселек. Әнә авылның өч егете чүп утау, үсентеләрне сирәгәйтү, аларны бәйләү эшләре белән мәшгуль. Руслан әйтүенчә, ул аларга аена 10 ар мең сум түли. Тагын ике кеше чиратлап мич яга. Хезмәтләре өчен 7 мең сум алалар. Эшчеләр рәсми урнаштырылган, эшкуар тиешле салымнарын түли. Исәп-хисап эшләрен исә Русланның хатыны Гөлзия алып бара, ул Кукмара кызы икән.
-1 миллион 200 мең сум кредит алдым, 21 процент белән. Аны аена 25 мең сум исәбеннән каплап барам, - ди Руслан Омаров. - Дәүләттән 1 миллион сум грант вәгъдә иткәннәр иде, артыннан йөреп карадым, белмим, булырмы. Әгәр булышсалар, тагын теплица төзергә мөмкин. Берәр "Газель" машинасы да аласым килә.
Бакчачыга киңәш-табыш сорап читләрдән килүчеләр бар икән. Югары Чегодай эшмәкәре Руслан Омаров андыйларга булышырга һәрвакыт әзер.
Татарстан Республикасы лидеры Р.Миңнехановның стратегиясе бизнесны үстерүгә ышанычлы гарантия бирә. Илдәге кризиска карамастан, республикада эшмәкәрлеккә ярдәм итүне күздә тотучы чараларның берсе дә бетерелмәде. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү бурычы куя.
"Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү чаралары" - бу турыда тулырак мәгълүмат "Атна вакыйгалары"нда.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Чегодай