Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Югары Чегодайда суган кыягыннан да акча ясыйлар

    Безнең районга Үзбәкстаннан кайтып төпләнгән Омаровлар үз бакчаларында теплица ясаганнар, анда яшел суган да үстерәләр. Гаилә башлыгы Рәшит - үзбәк егете, хатыны Гүзәлнең әти-әнисе - югарычегодайлылар. Аларның авыл читендәге йортлары янәшәсендә полиэтилен белән капланган ике теплица: берсе - 20х100 метрлысы - помидор, кыяр өчен, икенчесендә - 5кә 18 метр зурлыктагысында...

    Реклама

    Безнең районга Үзбәкстаннан кайтып төпләнгән Омаровлар үз бакчаларында теплица ясаганнар, анда яшел суган да үстерәләр.


    Гаилә башлыгы Рәшит - үзбәк егете, хатыны Гүзәлнең әти-әнисе - югарычегодайлылар. Аларның авыл читендәге йортлары янәшәсендә полиэтилен белән капланган ике теплица: берсе - 20х100 метрлысы - помидор, кыяр өчен, икенчесендә - 5кә 18 метр зурлыктагысында яшел суган үсә. Соңгысын хуҗа ике атна эчендә "күтәргән".

    -Теплицаны кулланышта булган май (отработка) белән эшләүче мич ярдәмендә җылытам. Бик салкын көннәрдә эчтәге температура плюс 5-7 градуска төшә. Бу - суган өчен нормаль җылылык. Ә болай, гадәти көннәрдә, теплицада термометр даими 18-19 градус җылы күрсәтә,- ди бакчачы.

    Рәшит абыйлар баш суганның өстен бераз кисеп алып (тамырына кислород төшсен өчен) утырталар. Утырту дию артыктадыр, бер-берсенә тыгыз итеп тезелгән яшелчәләрне киштәләрдәге туфрак өстенә куеп кына чыкканнар. Күп итеп су сибелгән җирне суган тамырлары үзләре бик тиз "табып ала". Хуҗалар сезонга сатып алынган менә шундый 15 тонна баш суганнан 7 тонна әзер продукция сата.

    -Әлеге яшелчә талымлы түгел, аны игү бик ансат, суган кыягыннан акча ясап була. Менә мин 7 айга 7 тонналап продукция урнаштырам. Килограммын 100 сумнан. Чыгымнарны чигертсәң, аена 60-65 мең сум чиста табышым бар. Көненә 5-6 килограмм кыякны Чирмешән кибетләренә илтеп тапшырам. Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә дә клиентлар таптым,- ди Рәшит Алимхан улы.

    Яшел суган бер айда өлгерә. Омаровлар аны сентябрь аенда утыртып, октябрь аеннан июнь башларына кадәр сата. Әлеге кәсепне сынап карарга теләүчеләр өчен аларның ишекләре һәрвакыт ачык. Килсеннәр, күрсеннәр, барысын да аңлатып бирәбез, диләр.

    -Башкаларны үз шөгылегезгә өйрәтеп, клиентларыгызны тартып алудан курыкмыйсызмы - көндәшлек бит, - дим.

    -Юк инде, киресенчә, бу файдага гына. Әгәр районда суган яки башка яшелчә үстерүчеләр күбрәк булса, продукцияне шәһәрләрдән күмәртәләп килеп алырлар иде. Клиентны эзләп-нитеп йөрисе юк, безгә үстереп бирергә генә кала,- ди әңгәмәдәшем. -Яшелчәчелек белән шөгыльләнергә монда менә дигән шартлар. Һәрберсендә 20-30ар сутый бакча. Су, электр кергән. Эшлә, иренмә генә.

    -Дәүләттән ярдәмгә өметләнәсезме?

    -Ярдәм дип, авыл җирлеге юлны кардан чистартып тора - миңа җиңел машина белән һәр көнне чыгып китәргә кирәк. Электр көчәнеше белән бераз проблема бар иде, хәл итәргә ышандырдылар. Миңа дәүләт ярдәме шул инде. Көнләшмәсеннәр, комачауламасыннар гына. Аллага шөкер, авыл халкы белән мөнәсәбәтләребез яхшы. Мәчеткә йөреп торам,- ди Рәшит абый.

    Зур теплицасында да февраль аенда помидор, апрельдә кыяр чәчәчәк. Эшмәкәр мини-трактор алу турында да хыяллана. Үзенә кирәклесен карап кайткан - 270 мең сумнар чамасы тора ди. Аның өчен субсидия бирергә дә вәгъдә иткәннәр. Хәзер Омаровлар Россия гражданлыгы алырга йөри. Ниятләгән бу эшләре дә уңай хәл ителергә тиеш, ди.

    Югары Чегодай авылы да кергән Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов әйтүенчә, җирлектә теплица эше белән кызыксынучылар бар. Урындагы җитәкче Омаровлар шөгыленә шундый авылдашларын да тарту турында хыяллана.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: