Ярминкә тег белән яңалыклар
-
Ярминкәдә чирмешәнлеләр бавырсак сатып алды
Үткән елдагы белән чагыштырганда, азык-төлеккә дә бәяләр сизелерлек кыйммәтләнде. Бүген хәтта җимешнең дә килосына 200-400 сум сорыйлар. Хезмәтен исәпләсәң, балны кыйммәт димәссең. Өч литрлы банкада бу татлы ризык өчен уртача бер мең сум сорыйлар. Ярминкәдә балны берничә кеше сатты. Алгаладылар үзе. Бавырсак сатучылар да зарланмый. Башкортостаннан, Туймазыдан хәтле килгән осталар...
-
Чирмешән җитештерүчеләре кайда?
Чирмешәндә узган якшәмбедә оештырылган ярминкәдә туң балык сатучылар күп иде. Минтайның килосына - 150, мойвага - 155, камбалага - 160, трескага (тәрәч) 240 сум сорыйлар. Ит тә, бал да саттылар. Теләгән кеше түшкәсен 1500 сумга каз алды, он, мал ризыгы, май, шикәр комы, гранулалы җом, кием - салым, ястык, мендәр...
-
Чирмешәндә узган ярминкәдә 30 мең сумга 7 айлык тай да саттылар
Бозауларны да урнаштырдылар, капчыгын 450гә чөгендер түбе - гранулалы жом алучылар да булды. Кирәк кешегә мунча ташын да саттылар, аны кибеттән таба алмыйсың, биредә ул бер чиләге 200 сумнан. Ярминкәдә түшкәсен 1000-1200 сумга казлар, туң һәм яңа тотылган балык, ит, бодай, он, җиләк-җимеш, кием-салым, эш кораллары, бавырсак, бал, сөт ризыклары...
-
Чирмешәнлеләр күршеләр балын да мактый-мактый ашый
Кырык елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Петр Ильин Чирмешәндәге ярминкәгә инде дүртенче тапкыр килгән. Товарына хуҗа табылып тора үзе. -Үткән юлы ун банка бал саткан идем, - ди Иске Шенталада яшәүче Петр Григорьевич. Хезмәтенә күрә бәя кыйммәт түгел, өч литрлы банкадагы свежий юкә һәм чәчәк балы бер мең сум торырлык....
-
Чирмешән ярминкәсендә иң үтемле товар кәбестә иде
Чирмешәндә үткән атна ярминкәсендә ике урында кәбестә саттылар. Килограммын 12 сумга. Халык теләп алды бу яшелчәне. Тере казлар - 1250, йоны йолкыганнары (эче-башыннан тыш) 1500 сумга "очты". Нәкъ үсә торган, 3-4 айлык бозауларга - 22-24 мең, ике айлык дуңгыз балаларына 2 мең, арпа һәм бодайның капчыгына 500 сум сорыйлар. Чөгендер...
-
Чирмешән ярминкәсендә Ивашкино кәбестәсен күпләп алдылар
Чирмешәндә узган атнада да ярминкәгә байтак кеше килде. Бу юлы Ивашкино эшмәкәре Николай Серендеев үстергән кәбестәне күп алдылар. Роза Журавлева да свежий кәбестәле булды. -Ярминкәгә еш чыгам,- ди элек озак еллар сәүдә өлкәсендә тырыш хезмәт куйган ветеран. - Тормышым көйле, улым белән киленем бик әйбәт. Ризыкны да сайлап, свежийны алабыз....
-
Ивашкинода кәбестә дә өлгергән
Чирмешәндә узган атнада оештырылган ярминкәдә свежий кәбестә дә саттылар. Ивашкино эшмәкәре аның килограммына 10 сум сорый. Ярминкәгә берәү 5 мең сумга сарык тәкәсе китергән. Янәшәдә генә бер-берсен 850гә инде зур үскән казлар саталар. Үрдәк, бозау, бал, миннек, бәрәңге, кагыт, гөмбә, җиләк - җимеш куаклары үсентеләре, кондитер һәм ит ризыклары тәкъдим...
-
Чирмешән суганы Яр Чаллыга китә
Районыбыз фермерлары, кайбер җирлекләр, май-сыр заводы, икмәк комбинаты Яр Чаллыда узган азык-төлек ярминкәсендә катнаштылар. Әлеге чара барышында 541 мең сумлык товар сатылган, аеруча ит, суган, кишер, кәбестә, чөгендерне теләп, тиз алганнар. Бу калада чираттагы шундый ярминкә 19 сентябрьгә билгеләнгән. Товар җитештерүчеләр белән бергә, анда районның мәдәният хезмәткәрләре дә барачак.
-
Туймазы бавырсаклары Чирмешәндәге кебек
Карбызның тәмлергән чагы. Узган ярминкәдә бу татлы җимешне әллә ничә урында саттылар. Берәү аны зур фургонга төяп, Соль - Илецкидан үзе алып кайткан. Бер-берсе, зурлыгына карап, 50, 70, 100 сум торучы карбызларны төнлә генә өзеп алганнар. Тәмле, татлы. Чиләген 180 сумга эре, яңа бәрәңге сатучы Лашман агае да монда озак...
-
Чирмешәндәге ярминкәдә ит күп, эре мал аз иде
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә байтак кеше улларына, кызларына мәктәп кирәк-яраклары алды. Монда килосын 30 сумга яңа өлгергән бәрәңге һәм суган, 140 сумга яңа тотылган сазан балыгы, 240 сумга - дуңгыз, 290-310 сумга сыер ите дә саттылар. 40 сумга борай бөртеге дә, капчыгы 1100 сумга югары сортлы он да бар...
-
Чирмешән ярминкәсендә кычкырмый торган кошлар саттылар
Чирмешәндә яшәүче Тәслия апа Мөхәммәтҗанова ике атнага бер үткәрелүче ярминкәгә еш чыга. Бу юлы алма алып килгән. Сатарга дип. Аны үз бакчаларында үстергәннәр. -Шунда бозау да, бөртек тә карарга исәбем. Маллар асрыйбыз,- ди ветеран. -Ярминкәләр булып торсын әле. Түбән Чегодай ветераны быел 80 яшен тутыручы Әхәт абый Рамазанов та район...
-
Чирмешән ярминкәсендә кытай дуңгызларына да хуҗа табылды
Лашманнан Миндар Борһанов бу ярминкәгә узган елгы бәрәңге алып килгән. Ул яхшы кышлаган, үрмәгән дә, эре, йомры. -Былтыр бәрәңгебез бик уңды. Ниндидер яңа сортлар эзләгәнебез юк, орлыкны гел үзебезнекен чәчәбез,- ди Миндар абый. - Хәтта бик корылыклы елларда да бәрәңгесез калмадык. Өч литрлы банкасын 1200 сумга бал сатучы Габбас Дәүләтшин...
-
Бүген бәпкә – иртәгә каз
Чирмешәндә узган ярминкәдә бер-берсен 360 сумга каз бәпкәләре, 230 сумга - бройлер чебешләр, килосы 10 сумга бодай да саттылар. Үрдәк бәпкәләре, кызыл һәм чуар тавык чебешләре, бозаулар, дуңгыз балалары, кош-кортка витаминнар, катнашазык, көрпә дә бар иде. Эшкуарлар сезонлы аяк һәм өс киемнәре, савыт-саба, гөлләр һәм чәчәкләр дә алып килгәннәр. Кондитер...
-
Чирмешән ярминкәсендә суган һәм чөгендер орлыгы да саттылар
Суган яки азык чөгендере орлыгы кирәксә, аларны район үзәгендә үткәрелүче ярминкәдә табып була. Бу юлы орлык суганына, килограммына 150 сум сорадылар, ә бер стакан чөгендер орлыгы 50 сумга бәяләнде. Чирмешәндәге ярминкәдә Самара теплицаларында үстереп өлгертелгән кыярның килограммы 120 сумга бәяләнде, ә помидорны 150 сумнан саттылар. Центнерын 800 һәм 660 сумга...
-
Чирмешәндәге ярминкәдә үгез бозау "почетта" иде
Район үзәгендә оештырылган узган атна ярминкәсендә чирмешәнлеләр Исаклы ипиен һәм пирогларны чират торып алдылар. Күршеләр бу базарга ике атнага бер килеп, байтак акча эшлиләр. Ярминкәдә балыкның да ниндие генә сатылмады - туңдырганы, тозлаганы, яңа гына тотылганы да. Алды халык әлеге тәмле ризыкны. Мал да күп иде. 4-5 айлык бозаулардан -...