Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә байтак кеше улларына, кызларына мәктәп кирәк-яраклары алды.
Монда килосын 30 сумга яңа өлгергән бәрәңге һәм суган, 140 сумга яңа тотылган сазан балыгы, 240 сумга - дуңгыз, 290-310 сумга сыер ите дә саттылар. 40 сумга борай бөртеге дә, капчыгы 1100 сумга югары сортлы он да бар...
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә байтак кеше улларына, кызларына мәктәп кирәк-яраклары алды.
Монда килосын 30 сумга яңа өлгергән бәрәңге һәм суган, 140 сумга яңа тотылган сазан балыгы, 240 сумга - дуңгыз, 290-310 сумга сыер ите дә саттылар. 40 сумга борай бөртеге дә, капчыгы 1100 сумга югары сортлы он да бар иде.
Берәү гибрид-доминат токымлы чуар чебешләр алырга үгетли. 3 атналык - бер айлык бу әрсез чебешләрнең бәясе 120-180 сум. Кирәксенүчеләр бар.
Зур казан асып, тәмле пылау пешереп куйган сатучы да эшсез тормады.
Гадәттәгечә, бал сайлап алырлык (3 литрлы банкасы 1000 сум), кондитер ризыклары, төрле зурлыктагы пыяла банкалар, бодай дисеңме, бар да күренде, ярминкәдә эре мал бер генә баш иде.
Нет комментариев