Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә кычкырмый торган кошлар саттылар

Чирмешәндә яшәүче Тәслия апа Мөхәммәтҗанова ике атнага бер үткәрелүче ярминкәгә еш чыга. Бу юлы алма алып килгән. Сатарга дип. Аны үз бакчаларында үстергәннәр. -Шунда бозау да, бөртек тә карарга исәбем. Маллар асрыйбыз,- ди ветеран. -Ярминкәләр булып торсын әле. Түбән Чегодай ветераны быел 80 яшен тутыручы Әхәт абый Рамазанов та район...

Чирмешәндә яшәүче Тәслия апа Мөхәммәтҗанова ике атнага бер үткәрелүче ярминкәгә еш чыга. Бу юлы алма алып килгән. Сатарга дип. Аны үз бакчаларында үстергәннәр.

-Шунда бозау да, бөртек тә карарга исәбем. Маллар асрыйбыз,- ди ветеран. -Ярминкәләр булып торсын әле.
Түбән Чегодай ветераны быел 80 яшен тутыручы Әхәт абый Рамазанов та район үзәгендәге мондый базарны еш "тикшереп" китә. Хәрәкәтсез, эшсез тора алмый, ике баш бозау, сарыклар, тавыклар да асрый икән. Яшел азыкка мотоциклда минутлар эчендә барып кайта.
-Малсыз чирлим мин. Яшьрәкләрнең ни сыер, ни башка мал тотмавына аптырыйм, -ди авыл имамы. Аның бит үзең үстергәнне ашавы да рәхәт. Ярминкәдә яшь бозаулар да, бөртек тә саталар, алар да кирәк.
Бүгенге ярминкәдә дуңгыз балалары сатучылар күп иде. Ике айлык мыркылдыклар өч мең сум чамасы тора. Сарыклар да бар, бер-берсе 7-8 мең сум.
Үрдәк итен, диетик ризык яратсаң, 320 сумга 22 көнлек үрдәк-каз "гибриды" алырга мөмкин, алар кычкырып йөдәтми икән. Гади үрдәк бәпкәләренә 200 сум сорыйлар. Яхшы ризык ашатсаң, бик тиз авырлык җыялар, Мал азыгы дигәннән, ярминкәдә бодай да саттылар, килосын 10 сумга. Гранулалы бөртек жомы (45 килограммлы капчыкта) 400 сумга бәяләнде. Эре малга, кош-кортка да ярый.
Ярминкәдә бал, яшелчә, кием-салым да саттылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә

2
X